Белем.ру порталында - Галимҗан Ибраһимовка багышланган онлайн-викторина!
Хөрмәтле кулланучылар, татар әдәбиятын сөючеләр!
Белем.ру порталында II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" викторинасының җиденче - ахыргы онлайн-викторинасы башланып китте! Әлеге викторина татар әдәбиятының классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, хезмәт батыры Галимҗан Ибраһимовка (12.03.1887 - 21.01.1938) багышланган.
Викторинада нибары 15 сорау. Алар төрле катлаулыкта. Онлайн-викторинаны уңышлы үтү өчен теркәлергә һәм, викторина битенә күчеп, мөмкин кадәр тиз арада мөмкин кадәр күбрәк дөрес җавап бирергә кирәк. Иң тиз һәм сорауларга дөрес җавап биргән кулланучы викторинаның җиңүчесе дип табылачак.
Апрель ае азагында 7 җиңүче язучылар һәм әдәбият галимнәре каршында сынау тотачак.
Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз!
PS. Викторина 31 март көнне көн дәвамында ачык булачак. Викторинада Россия төбәгенең теләсә кайсы почмагында яшәгән, татар әдәбияты белән кызыксынган кешеләр катнаша ала. Викторина белемнәрне сынап кына калмый, яңа белемнәр дә бирә торган итеп ясалган!
Бәйге Татарстан язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Таттелеком" компаниясе һәм башка иганәчеләр ярдәме белән үткәрелә.
Фикерләр
4616000055@edu....
1 Апрель, 2017 - 15:33
Permalink
Викторина
Викторина ни өчен бүген эшләми?
Раил Гатауллин
1 Апрель, 2017 - 21:44
Permalink
Сорауга җавап
Хөрмәтле Зәйтүнә ханым!
Бу сорауга җавапны бәйгенең нигезләмәсен укып таба аласыз: http://belem.ru/adabi-jauharlar-2017
Ихтирам белән, Раил Гатауллин