Америка университетлары бердәм электрон китапханә булдырган
16 Oct, 2008 Раил Гатауллин 0
АКШның күп кенә әйдәп баручы университетлары электрон китапханәләрен берләштерегә карар кылган. Хәзер алар урынына HathiTrust исемле уртак электрон китап саклау үзәге барлыкка килде. Исемне Редьярда Киплинг әсәрләреннән алынган герой - Хатхи исемле филгә багышап куйганнар. Китапханәнең авырлыгы - 78 терабайт. Бу 731 миллион гадәти китап битләренә тәңгәл.
Ләкин әлеге китапханәнең кимчелекләре дә юк түгел. Кулланучыларга барлык материалларның 17 процентын гына ачык булачак. Бу авторлык хокукларын тәэмин итү өчен эшләнгән. Яңа китапханәдә тупланган материаларны әлеге проектта катнашучы университетларның сайтларында табып була. Иң кызыгы, теркәлү таләп ителми.
Чыганак: www.5ballov.ru