Казанда “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсе эшли
Кичә “Казан ярминкәсе” мәйданында “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсе ачылды. Монда 60 артык югары, урта уку йортлары, колледжлар, Россиянең 5 регионыннан телләр үзәге, Британия, Германия, Израил, Ирландия, Испания, Мальта, АКШ компанияләре вәкилләре катнаша.
Татар югары уку йортларыннан кала, үзенең мәгариф программаларын Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Санкт-Петербург икътисад дәүләт университеты, Ульяновский дәүләт университеты, В. И. Вернадский исемендәге Кырым Федераль университеты, Мәскәү хөкүмәте каршындагы эшмәкәрлек академиясе, Мәскәү геодезия һәм картография дәүләт университеты һәм башка уку йортлары тәкъдим итә.
Студентлар һәм мәктәп укучылары өчен программалар укыту-лаборатор тренажерларын һәм комплексларын, Татарстан Республикасы яшьләр хөкүмәтенең социаль проектларын тәкъдим итүне, Казанның мәшгульлек үзәге белгечләре белән сөйләшүне уз эченә алган. Чит илдән килүчеләр чит ил телләрен өйрәнү һәм чит ил уку йортларында белем алу программаларын тәкъдим итәләр.
Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов исеменнән барлык кунакларны да сәламләде. “Безнең өчен бу күргәзмә – истәлекле вакыйга. Ел саен яз көннәре мәктәп укучылары югары уку йортлары белән танышу мөмкинлеге туа. Республикада балаларыбыз сыйфатлы белем алсын өчен барлык шарлар да бар,” – дип билгеләде Лариса Сулима.
“Мәгариф. Карьера” күргәзмәсе үз эшен иртәгә тәмамлый.