Казанда физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабы уза
10 Apr, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабында Россиянең 59 төбәгеннән 275 укучы һәм, шулай ук, Беларусь Республикасы командасы катнаша.
Иң зур делегацияләр Мәскәүдән (78 укучы), Санкт-Петербургтан (42 укучы), Мордовия Республикасыннан (20 укучы) килгән. Олимпиадада Татарстаннан 12 укучы катнаша.
Укучылар өчен сынаулардан кала спорт программалары, Казан һәм Кремль буенча экскурсия оештырылачак; планетарий, КФУ, КНИТУ-КАИ һәм Казанның җитештерү предприятияләре белән таныштыру чаралары үткәреләчәк.