Астрономия буенча яңа дәреслекләр сатуга 2017 елда чыгачак
18 Apr, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Астрономия буенча яңа дәреслекләр эшләнгән һәм Россиядә сатуда алар яңа уку елы башланганчы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы, "Просвещение" холдингының нәшрият эшчәнлеге буенча вице-президенты Виктория Копыловага сылтама биреп.
Мәктәпләргә астрономияне кайтару - Ольга Васильеваның Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы буларак - беренче мөһим карарларыннан. Мәктәп программасына әлеге предметны кайтару кирәклеген ул 2016 елның 21 сентябрендә матбугат конференциясендә белдерде. Соңрак министр астрономияне киләсе уку елында кертү хакында хәбәр итте.
ps. Астрономия дәреслекләренең татар телендә булу-булмавы турында әлегә мәгълүмат юк.