Татарстанда 36 мәктәп һәм 109 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре бара
2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектә капиталь төзекләндерү объектлары саналган күпкатлы торак йортларда 1 мең 418 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә 3 муниципаль берәмлектә техник куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу буенча 10 очрак теркәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсенә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Видеоконференция элемтә режимында үткән киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр күпкатлы торак йортлардагы капиталь төзекләндерү эше барышы турында җиткерде. 42 муниципаль берәмлектәге 996 объектның 667сендә эшләр башланган.
Капиталь төзекләндерү программасы буенча мәгариф оешмаларында 2017 елда 153 бина, шул исәптән 36 мәктәп, 7 коррекцион мәктәп, 110 мәктәпкәчә оешманы төзекләндерү планлаштырылган. 20 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, эшләр 145 объектта бара, бу – 29 мәктәп, 7 коррекцион мәктәп, 110 мәктәпкәчә оешма дигән сүз.
Шулай ук 2017 елда 4 балалар сәламәтләндерү лагерында капиталь төзекләндерү, 4 балалар сәламәтләндерү лагеры төзү һәм 3 балалар сәламәтләндерү лагерын реконструкция ясау планлаштырылган. 20 апрель мәгълүматлары буенча, капиталь төзекләндерү эше 4 бинада бара.