Татарстанга «Студентлар язы» килде
Казанда 1 майдан "Татарстан Республикасы Студентлар язы – 2017" иҗат фестиваленең сайлап алу көннәре узачак. Быел әлеге чара республика буенча өч меңгә якын талантлы студентларны җыячак, дип хәбәр итә Татарстанның Яшьләр һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
5 майда 17:00 сәгатьтә Казан федераль университетының «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы мәйданында Татарстан буенча иң яхшы чыгышларны җыйган гала-концерт булачак. Фестивальнең сайлап алу көннәрендә, шулай ук гала-концерт көнне УНИКС каршында иҗади чыгышлар һәм ял итү мәйданы оештырылачак.
Студентлар язы – интститут һәм факультетлардагы концертлардан, мәгариф оешмаларындагы гала-концертлардан башланып «Россия студентлар язы» федераль дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән фестивальләрнең берсе.
Быел «Россия студентлар язы» 15-20 май көннәрендә Тула һәм Мәскәү шәһәрләрендә узачак.