"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә (+ рәсми чакыру)
25 May, 2017 Раил Гатауллин 0
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
VIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Без гаризалар кабул итү башланганын инде хәбәр иткән идек: http://konkurs.belem.ru/node/543.
Хәзерге вакытта бәйгегә инде 12 гариза кабул ителде. Бәйгедә Татарстаннан гына түгел, Россиядән генә түгел - бөтен дөньядан татар сайтлары катнаша алалар!
Катнашучылар исемлеге: http://konkurs.belem.ru/katnashuchilar.
Бәйгегә рәсми чакыру хаты түбәндә беркетелгән.