Казанда 13 мәктәпне бетереп 7 яңа мәктәп ясаячаклар
9 Jul, 2017 Раил Гатауллин 0
Казанда 13 мәктәпне бетереп 7 яңа мәктәп ясаячаклар. Шул исәптән министр булып эшләп алган Ф.Харисов булдырган 5 нче номерлы татар гимназиясе дә юкка чыгачак.
Берләштерелә торган мәктәп, лицей һәм гимназияләр:
- гимназия №5 һәм 134 нче номерлы мәктәп,
- гимназия №75 һәм 133 нче номерлы мәктәп (1158 укучы),
- лицей №83 һәм 95 нче номерлы мәктәп (2005 укучы),
- гимназия №8 һәм 79 нчы номерлы мәктәп (1538 укучы),
- 101 нче номерлы мәктәп һәм 166 нчы номерлы мәктәп (967 укучы),
- 22 нче номерлы мәктәп һәм 58 нче номерлы мәктәп.
Шулай ук 100 нче номерлы мәктәпкә 176 нчы номерлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен кушаячаклар.
PS. Шунысы сөендерә - әлегә укытучылар эштән куылмаячаклар.