50% укучылар аттестатсыз калырга мөмкин?
2008/2009 уку елында чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысы аттестатсыз калырга мөмкин. Моның өчен сынfуда бер “ике”ле алу да җитә. Бердәм дәүләт имтиханының соңгы нәтиҗәләренә анализ ясаган белгечләр шуны дәлилли.
2008 елның 1 январеннән Бердәм дәүләт имтиханы турындагы закон үз көчен алачак. Ә бу имтихан бирүнең башка формалары бетереләчәк, БДИга альтернатива булмаячак дигән сүз. БДИны кертү тәҗрибәсе 7 ел элек башланган иде. Рәсми мәгълүматларга караганда, БДИны кулланышка кертү максатыннан федераль бюджеттан гына 370 миллион доллар күләмендә акча тотылган. Урындагы казналар биргән суммаларны да кушсак, бик зур сан - якынча миллиард доллар килеп чыга. Бу турыда түгәрәк өстәлдә Мәгарифнең Россиякүләм фонды президенты Сергей Комков сөйләде. Ләкин шундый зур чыгымнар акланмаган. Чөнки былтыр 4-25 процент укучы теге яки бу фәннән сынау үтә алмый.
Икелегә укучы кызлар-егетләргә дә университетка юл ябылды. Андрей Фурсенко сүзләренә караганда, мәктәпне “ике”ле билгеләренә тәмамлаган балалар бюджет урыннарга, түләүле нигездә дә югары уку йортларына укырга алынырга тиеш түгел.
Чыганак: www.5ballov.ru