Һәнәри белем бирү оешмалары җитәкчелеге игътибарына!
21 Oct, 2008 Сылу 0
Агымдагы елның 22нче октябрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм министрлыгы башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының укыту-җитештерү эше буенча директор урынбасарларын “Яшел Үзән суднолар төзү техникумы” базасында узачак Республикакүләм семинар-киңәшмәгә чакыра.
Очрашу “Укыту-планлаштыру документациясе һәм башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларында укыту процессын алып баруда автоматлаштырылган система куллану” темасына багышланачак. Чараның узу адресы: Яшел Үзән шәһәре, Гастелло урамы, 4нче йорт.
Тулырак мәгълүмат - семинарның программасын беркетелгән файлдан алып була.