Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларга гаризалар кабул итә башлый
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда яшәүче халык телләрен саклау, үстерү һәм куллануны киңәйтү өлкәсендә проектларны гамәлгә кертә торган җәмәгать оешмаларына грантлар бирү буенча гаризалар кабул итү башланды.
Быел грантның күләме - 200 000 сум. Барлыгы 5 грант бирү каралган.
Бәйгедә катнашу өчен документларны кәгазь һәм электрон вариантта: 420111, Казан, Кремлевская ур., 9 (Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, 225 нче каб.) адресына китерергә яисә почта аша юлларга кирәк.
Министрлык сайты: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm (гариза тутыру үрнәге сайтның татар версиясендә табылмады)