Төркия Республикасында Татар мәгарифе көннәре узачак
4 Oct, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан 9-10 октябрь көннәрендә Төркия Республикасында (Стамбул шәһәре) Татар мәгарифе көннәре уздырылачак. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара кысаларында белем бирү оешмаларын карау, Мармара университетында булу, Стамбул провинциясенең милли белем бирү идарәсе вәкилләре белән очрашу, Топкапы төрки телле халыклар мәдәни комплексында татар диаспорасы белән аралашу, “Тартарика” атласын тәкъдим итүдә катнашу ниятләнә.