Яңа ел бәйрәме - яңа уңышларны планлаштырыр өчен иң кулай вакыт!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз һәм порталыбыз кунаклары!
Яңа 2018 ел башланырга санаулы сәгатьләр калды. Алда безне янә 365 көн көтә. Яңа тойгылар, яңа белемнәр, яңа ачышлар, яңа дуслар һәм танышлар, борчулы һәм шатлыклы мизгелләр көтә.
Көннәрнең, сәгатьләрнең, минут һәм мизгелләрнең төрлеләре булачак - яңа гына башланып киткән елны да 365 көн узгач озатыр вакыт җитәчәк. Ә менә бу көннәр, сәгатьләр, минутлар һәм мизгелләрнең ничек узачагы - бары да сезнең үз кулыгызда. Кулыгызда дип әйтү дөрес үк түгелдер. Бар да сезнең уйларыгыздан тора. Ни уйлыйсыз, ни фикерлисез - ни планлаштырасыз һәм бу уйларны тормышка ашыру өчен ниләр эшлисез - бар да үзегездән тора!
Яңа 2018 елны планлаштырыр алдыннан узган 2017 елга күз салыгыз. Бу елны ничек уздырдыгыз? Максатларыгызга ирешү өчен бу елны ниләр эшли алдыгыз? Нинди максатларыгызга ирештегез? Ә нинди максатларга әле ирешәсегез бар?!
Яңа 2018 ел сезнең барлык уй-хыялларыгызны тормышка ашыра торган ел булсын! Үзегезгә ышаныгыз! Начар гадәтләрегез артта калсын! Спиртлы эчемлекләр эчә торган булсагыз - эчмәгез. Бу гадәтне инде Яңа елны каршылаганда табын артында ук башлап була! Тәмәке тарта торган булсагыз - тартмагыз! Әдәпсез сүзләр катнаштырып сөйләшә торган булсагыз - үзегезнең сөйләмгә игътибар итегез. Күз алдына китерегез, сезнең улыгыз я кызыгыз сезнең белән шулай сөйләшсә сезгә ошар идеме? Якындагы кешеләрегезнең сезнең белән ничек аралашуларын телисез? Димәк, иң беренче булып эшне үзегездән башларга кирәк!
Башкаларга яхшылык теләсәгез - сезгә яхшылык әйләнеп кайтыр, начарлык теләсгез - начарлык әйләнеп кайтыр...
Бәхет-шатлык кына теләү дә аз. Бәхет һәм шатлыкны без үзебез булдырабыз. Бәхет һәм шатлык безнең үз кулыбызда, үз уебызда!
Яңа 2018 елда уйларыгызның саф, максатлырыгызның изге булуын телибез! Сау-сәламәт булыгыз, тормышыгызда бары тик бәхет, шатлык, куанычка гына урын булсын!
Иң изге теләкләр белән, Белем.ру порталы җиитәкчесе Раил Гатауллин