Әдәби марафончылар Казанда җыелачаклар! (+җиңүчеләр исемлеге)
Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проекты, әле икенче мәртәбә генә уздырылуына карамастан (икенче мәртәбә #әдәбимарафон проекты 1-21 гыйнвар көннәрне үткәрелде), берничә мең татар кешесен үзенә җәлеп итә алды. ВКонтакте һәм Инстаграм кулланучылары зур кызыксыну белән татар китаплары һәм әсәрләреннән алынган кызыклы өзекләр һәм цитаталарны көн дә көтеп алып укырга өйрәнделәр. Кемнәрдер исә, китапларга кызыгып, якындагы китапханәнең кайда икәнен белделәр. Кемнәрдер китапларны интернеттан эзләделәр. Ә кемнәрдер марафонда катнашучылардан сорап торып соңрак әлеге китапларны укып чыктылар.
Бу юлы укылган китаплар саны 150 дән артып китте. Шулай да, иң күп укылган кайбер китап/әсәрне һәм аларның авторларын әйтеп китә алабыз (фамилияләре буенча бирелә):
- Гөлчәчәк Галиева. "Газзәбану"
- Гөлсинә Галимуллина. "Күгәрчен оя корганда", "Карлы миләш тәме"
- Гүзәл Галләмова. "Ялгыз көймә"
- Аяз Гыйләҗев. "Җомга көн, кич белән..."
- Галимҗан Гыйльманов. "Оча торган кешеләр"
- Әмирхан Еники. "Әйтелмәгән васыять"
- Габдрахман Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр"
- Айгөл Әхмәтгалиева. "Таллыкүлдә былбыл бар"
- Зифа Кадыйрова. "Сагынырсың, мин булмам"
- Флүс Латыйфи. "Хыянәт"
- Мәдинә Маликова. "Кызыл гөл"
- Мөхәммәт Мәһдиев. "Бәхилләшү", "Фронтовиклар", "Без - кырык беренче ел балалары"
- Туфан Миңнуллин. "Әлдермештән Әлмәндәр"
- Фоат Садриев. "Таң җиле", "Бәхетсезләр бәхете"
- Нурихан Фәттах. "Итил суы ака торур"
- Роза Хәбибуллина. "Мулла килене"
- Фәнис Яруллин. "Җилкәннәр җилдә сынала".
Марафонда катнашучылар (татар китапларын укучылар) саны, беренче марафон белән чагыштырганда, 1,5 мәртәбә артканын да әйтеп китми булдыра алмыйбыз. Бу юлы #әдәбимарафон проектында 67 кеше азмы-күпме үз көчен сынап карарга булды. Һәм алар арасыннан 43 кеше, 21 көн дәвамында марафонда актив катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керә алдылар (исемлектә китап укучыларның соц.челтәрләрдәге аккаунт исемнәре бирелгән):
- Дания Гарафиева-Шарипова
- leiliamirzagitova (kitap_ukuchi_tatar)
- Нафиса Антонова
- Алия Садриева
- Алсу Фазлыева (alsou_fazlyeva)
- Розалия Кильметова
- Савия Тимуршина
- Алсу Садикова
- Лилия Фаттахова
- Рамзия Мусина
- Alsu Rafikova
- Алмаз Мансуров
- Йолдыз Ахмадиева
- Алия Нуртдинова
- Голия Замалеева
- Разиля Мухаметрахимова
- Нурия Ахмадиева
- Ольга Афонова
- Фанис Шафиков
- Айсылу Галиева
- Альфия-Ильсуровна Газизова
- Аниса Оченева-Мухаметова
- Гулия Гимадиева
- Роза Шакирова
- Гулина Гимранова
- Рамиля Зарипова(Тимершина)
- Эльза Гиззатуллина
- Нурфия Халикова
- Валиева Альбина (Сөрде-Авылы-Китапханәсе Сюрда)
- Альбина Ishmurzina
- Лейсан Надыршина
- Раушания Назипова
- Айгөл Гатауллина
- Инзиля Гимадиева
- Каусария Ильясова
- Гатауллина Гульнара
- Гузель Галлямова
- Майсара Валиева
- Гузель Закирова (guz_ele)
- Исламия Халикова
- Ләвисә Фәттәхова (lyavisa5)
- Гульшат Ситдикова (gulshat19845)
- Наиля Ситдикова
Марафонда уңышлы катнашкан барлык 43 китап укучыны чын күңелебездән тәбрик итәбез һәм 17 февраль көнне 11:00 сәгатьтә Татарстан китап нәшриятының Бауман урамында цоколь этажда урнашкан китап кибетендә Казан шәһәре, Бауман урамы, 29 нчы йорт адресы буенча көтеп калабыз!
Әлеге очрашуда танылган язучылар, шагыйрьләр, яңа нәшер ителгән китап авторлары белән очрашу оештырылачак, алар үз куллары белән кысып марафонда уңышлы катнашкан китап укучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырачаклар.
Чарага радио һәм телевидение, газета һәм журнал хезмәткәрләрен көтеп калабыз!