Мәйдан табу. Мәйдан берәмлекләре
11 Apr, 2018 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Салихова Дәйсәнә Равил кызы, ТР Актаныш районы Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле башлангыч класслар укытучысы
Предмет: Математика, 3 класс.
Дәрес темасы: Мәйдан табу. Мәйдан берәмлекләре.
Материал: Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова, Т.Б.Бука-“Перспектива” УМК-ы буенча математика дәреслеге, 2нче кисәк, 69-71нче битләр; дәреслек буенча ярдәмлек
Белем бирү максаты: укучыларда турыпочмаклык формасындагы өслекнең мәйданы турында күзаллау булдыру, мәйдан үлчәү берәмлекләре - кв.см, кв.дм. кв.м һәм аларның тамгаланышы белән таныштыру;
Эшчәнлек максаты: укучыларның өчурынлы саннар белән телдән һәм язмача кушу-алу гамәлләрен эшләү күнекмәләрен ныгыту, фикерләү сәләтен үстерү
Тәрбия бирү максаты: мәйдан таба белүнең тормыштагы әһәмиятен күрсәтү, хезмәт тәрбиясе бирү
Дәреснең метапредметлы бурычлары:
- Шәхси гамәлләр: математика дәресендә килеп туган проблемаларны чишү өчен кызыксынучанлык тәрбияләү;
- Регулятив гамәлләр: үзеңнең укытучы һәм классташларың ярдәмендә башкарган эшеңне контрольгә алу һәм бәя бирә алу күнекмәсен үстерү
- Танып-белү гамәлләре: игътибарны, хәтерне, математик сөйләмне, фикерләү сәләтен үстерү, өйрәнелә торган материалдан “иң кирәклесен” аерып алуларына, өйрәнелгән төшенчәләрне чагыштыра, гомумиләштерә алулларына ирешү;
- Коммуникатив гамәлләр: фән белән кызыксынуны арттыру, үз фикереңне тулы әйтә белү, кеше фикерен дөрес итеп тыңлый белү.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәйдан табу. Мәйдан берәмлекләре (III сыйныф) | 156.83 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: