Татарстан илнең иң яхшы мәктәпләре рейтингы лидеры дип табылды
25 May, 2018 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан илнең иң яхшы мәктәпләре рейтингы лидерлары рәтенә эләккән. Тикшеренү нәтиҗәләре рейтингны төзегән агентлык порталына урнаштырылган.
Мәктәпләрнең сыйфатын аларны тәмамлаучы укучыларның 100леккә кергән Россия вузларына укырга керү нәтиҗәләре буенча билгеләгәннәр. Рейтингта республикадан берьюлы биш мәктәп тәкъдим ителгән. Аларның дүртесе Казан мәктәпләре һәм берсе Чаллыныкы. Шулай итеп, КФУның IT-лицее 32 урынны, 131 лицей 38 урынны, КФУ лицее 56 урынны, Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 18нче мәктәп 84 урынны, Чаллының 26 мәктәбе 87 урынны били.