Беренче БДИ нәтиҗәләре 15 нче июньгә кадәр билгеле булачак!
БДИ үткәрүнең төп чоры 28нче майда география һәм информатика фәннәреннән имтиханнар белән башланып китте. Беренче имтиханнар гадәти тәртиптә узды.
“Имтиханнар гадәти тәртиптә, тыныч кына узды. Имтихан материалларының читкә таралу очраклары күзәтелмәде. Мәгълүмати куркынычсызлык чараларын күрү нәтиҗәсендә имтиханнарны намус белән үткәрү мөмкинлеге тудырды” – дип сөйләде Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов БДИ үткәрүнең төп чоры башланган көндәге пресс-конференциядә.
Информатика фәненнән имтихан бирүдә катнашырга теләк белдереп, 81 меңнән артык кеше, шул исәптән 80 меңе агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән. Имтихан бирүчеләр өчен 1869 имтихан үткәрү пункты оештырылды. География фәненнән имтихан бирүдә катнашырга теләк белдереп, 24 меңгә якын кеше, шул исәптән 23 меңгә якыны агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән. БДИ 1552 имтихан үткәрү пунктында оештырылды.
Информатика фәненнән БДИда иң түбәне – 40 балл, географиядән 37 балл санала. Имтихан нәтиҗәләрен катнашучылар 15 июньнән дә соңга калмый белә алачак.