Татарстанның илкүләм олимпиадаларда җиңүчеләр әзерләгән 91 педагогы грантка ия булды
Республиканың илкүләм олимпиадаларда призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән 91 мәгариф хезмәткәре Мәгариф министрлыгының грантына ия булды. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында (рус версиясендә) хәбәр ителә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү мәктәпләрендә укытыла торган предметлардан Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән укытучыларга грантлар бирә. ТР Мәгариф министрлыгының махсус боерыгы нигезендә, 2018 елның апрель аенда грантлар бирү буенча республика эксперт комиссиясе булдырылды. Комиссия грантка дәгъва кылучыларның документларын тикшерде.
Конкурс нигезендә сайлап алу буенча, ТР Мәгариф министрлыгы боерыгы буенча 91 мәгариф хезмәткәре Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән өчен грантка ия булды.