Россиядә мәктәп олимпиадаларының чирек өлешен кыскартырга тәкъдим иттеләр
13 Aug, 2018 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы проектыннан аңлашылганча, киләсе 2018-2019 уку елында һәр дүртенче мәктәп олимпиадасы гамәлдән чыгарылачак. Бу турыда “Интерфакс” хәбәр итә.
Документ буенча, 72 мәктәп олимпиадасыннан торган исемлекне расларга тәкъдим ителә. Шуларда җиңү югары уку йортларына имтихансыз керү яки профильле БДИ буенча автомат рәвештә 100 балл алу мөмкинлеге бирә.
Хәзер олимпиадалар исемлегендә 97 позиция бар. Яңа боерык кабул ителгән очракта, бу документ үз көчен югалткан дип танылачак.
Документ 14 августка кадәр экспертиза узачак. Боерык проекты тексты буенча олимпиадаларның яңа исемлеге РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешенәчәк.