Россия мәгарифендә яңа предмет
Кадрлар әзерләү Милли Фонды ярдәмендә яңа предмет кабул ителде. “Яңа дөнья географиясе: геоикътисад, геосәясәт, геомәдәният” исемле диcциплинаны югары сыйныф укучылары һәм югары уку йортларының беренче курс студентлары укыячак. Бу предмет шулай ук цифрлы мәгариф ресурларының федераль исемлегенә дә кертелде.
Россиянең кайбер рагионнарында яңа предметны мәгариф оешмаларының укыту программасына кертергә дә өлгергәннәр.
Әлеге предмет төзелешендә үзенчәлекләр күп. Шуларның берсе – заманча геомәгълүмати системалар куллану. Димәк, укучыга төрле масштабтагы электрон карталар, геомәгълүматлар базасы белән эшләү, картада урын алган теге яки бу объект турында өстәмә мәгълүмат алу, хәтта шәхси карта төзү мөмкинлеге дә тудырылачак.
Шулай ук геомәгълүматларның статистик анализын эшләргә, фаразлар ясарга була.
Әлеге системаның ачык булуы да игътибарга лаек. Кулланучы яңа белешмә мәгълүмат, геомәгълүмат, карталар элә ала.
Чыганак: window.edu.ru