Быел чыгарылыш сыйныф укучылары химия һәм тарихтан БДИны яхшырак тапшырган
17 Jun, 2019 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Быел химия һәм тарих буенча БДИ нәтиҗәләре узган елгыдан бераз югарырак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Химия буенча уртача тест баллы - 1 баллга, тарих буенча – 2,5 баллга артты, диелә бу хәбәрдә.
Быел химия буенча БДИны 89 мең кеше тапшырган, имтиханда катнашучыларның саны 4 меңгә якын. Минималь чикне (36 сынау баллын) узмаган катнашучылар саны якынча 1,5 процентка кимегән.