“Иң яхшы физик культура укытучысы”
Казан шәһәренең башкарма комитеты “Иң яхшы физик культура укытучысы” исемле шәһәркүләм смотр-конкурс игълан итте.
Бәйге физик культура укытучыларының квалификациясен һәм иҗади инициативасын үстерү, бу өлкәдә эшләүче иң хшы укытучыларны барлау һәм аларга ярдәм итү, физик культура дисциплинасы буенча автор программалары һәм методикалары өлкәсендә алып барылган фәнни-методик эшкә стимул бирү максатыннан уздырыла.
Ярыш ике этапта узачак. Беренчесе, агымдагы уку елы дәвамында Казан шәһәре районнарында үтә. Бәйгенең район комиссиясе әгъзалары 2009 елның 31нче май аена кадәр нәтиҗәләр чыгарыга тиеш. Икенче этап исә, шәһәр масштабында узачак. Биредә абсолют җиңүче һәм ике бүләкләнүче билгеләнәчәк.
Чарада катнашучы укытучылар “Визит карточкасы. Яраткан шогыль”, “Физик культураны алып бару методикасы”, “Дәрес”, “Иҗади лаборатория” кебек сынаулар узачак.
Иң яхшы укытучыны барлык җыйган баллар сумма буенча билгеләячәкләр. Әгәр дә баллар саны тигез икән, җиңү ачык дәресне әйбәтрәк уздырган катнашучыга бирелә, диелгән Казан мэриясенең рәсми сайтында.
Катнашырга стимул да бик зур. Беренче урын алган укытучыны 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Калган ике урынга да 30 һәм 20шәр мең сум каралган.