Айдар Галимов белән Зөлфәт Зиннуров #әдәбимарафон проектында катнашалар!!!
100 дән артык укучы #әдәбимарафон проектында катнашачак, дип без үзебезнең укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Һәм менә 15 нче июль көнне Интернет челтәрендә мәктәп укучылары һәм I - III курс студентлары өчен республикакүләм дәрәҗәдә #әдәбимарафон проекты башланып китте.
Катнашучылар саны бу юлы бермә-бер артты. Татарстан Республикасының 27 районыннан барлыгы 153 марафончы #әдәбимарафон кысаларында татар китапларын укый һәм укыган китаплардан кызыклы өзекләрне үзләренең интернет-сәхифәләрендә урнаштыра башладылар.
Иң актив 5 районны атап үтәргә мөмкин. Сигезенче мәртәбә үткәрелүче әдәби марафонда Апас районыннан - 29, Питрәч районыннан - 14, Арча районыннан - 13, Казаннан - 12, Саба районыннан - 11 укучы катнаша. Иң актив районнар арасына бу юлы Питрәч районы да керде. Шулай ук Әгерҗе белән Балтач районнары укучылары да актив районнар исемлегендә. Бу районнардан 9 һәм 8 укучы катнашалар.
Шулай ук татар китапларын укучылар бәйгесендә Лениногорск районыннан VII сыйныф укучысы Айдар Галимов белән Казан шәһәренең II сыйныф укучысы Зөлфәт Зиннуров та катнашалар!
Калган китап укучы марафончыларның исемнәре белән август аенда үткәреләчәк финал тантанасында яисә хәзер үк әдәби марафончылар төркеменә (https://vk.com/adabimarathon) кереп теркәлеп танышырга мөмкин!