Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәнгати-эстетик яктан үстерү
17 Oct, 2019 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Мухаметгалиева Фәридә Роберт кызы, ТР Арча районы, Яңа Кенәр балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе
«СӘНГАТИ-ЭСТЕТИК ҮСЕШ» белем бирү өлкәсенең төп максатлары һәм бурычлары:
- Сәнгатькә тарту. Әдәби һәм музыкаль әсәрләрне, әйләнә-тирә дөньяның, сәнгать әсәренең матурлыгын эмоциональ бәяләүне үстерү. Илебез һәм чит илләр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру аша балаларны халык сәнгатенә һәм профессиональ сәнгатькә тарту; сәнгать әсәрләренең эчтәлеген аңлый белү сәләте тәрбияләү.
- Сурәтләү эшчәнлеге. Сурәтләү эшчәнлегенең төрле төрләренә карата кызыксынуны үстерү; рәсем ясау, әвәләү, аппликация, гамәли иҗат күнекмәләрен камилләштерү. Сынлы сәнгать әсәрләре белән танышканда эмоциональ тоемлый белү сыйфатын тәрбияләү. Коллектив эшләр башкарганда яшьтәшләре белән бергәләп эшләү теләге һәм эшли белү сыйфаты тәрбияләү.
- Конструкцияләү-модельләү эшчәнлеге. Конструкцияләүгә тарту; конструкцияләү эшчәнлегенә карата кызыксынуны үстерү, конструкторларның төрле төрләре белән таныштыру. Коллектив эшләү, үз эшләнмәләреңне гомуми ният кысаларында берләштерү, эшнең кайсы өлешен кем башкарачагы турында сүз куеша белү сыйфаты тәрбияләү.
- Музыкаль эшчәнлек. Музыкаль сәнгатькә тарту; музыка сәнгатен кыйммәт-мәгънә ягыннан кабул итү һәм аңлауны үстерү; музыкаль культура нигезләрен формалаштыру, элементар музыкаль төшенчәләр, жанрлар белән таныштыру; музыка әсәрләре белән танышканда эмоциональ тоемлый белү сыйфатын тәрбияләү. Музыкаль эшчәнлек өчен зарур сыйфатлар: шигъри һәм музыкаль тоем, ритм хисен, музыкаль хәтерне үстерү; җыр зәвыгы, музыкаль зәвык формалаштыру. Музыкаль-сәнгати эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү, эшчәнлекнең бу төрендәге күнекмәләрне камилләштерү.
- Уен эшчәнлеген үстерү (театральләштерелгән уеннар). Балаларда театр сәнгатенә кызыксыну формалаштыру. Театр культурасы күнекмәләре тәрбияләү. Балаларның иҗади потенциалын ачу, артистлык сәләтләрен үстерү. Иҗади мөстәкыйльлекләрен, эстетик зәвыкларын үстерү.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәнгати-эстетик яктан үстерү | 19.54 KB |
Предметлар: