1 нче гыйнвар көнне унынчы мәртәбә (юбилей!) #әдәбимарафон башлана
22 Dec, 2019 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
1 нче гыйнвар көнне унынчы мәртәбә (юбилей!) #әдәбимарафон башланып китәчәк. Бу турыда Татнетны үстерү фонды хәбәр итә: http://tat-i.net/tt/adabimarafon-10.
Марафонда катнашып үзеңдә яхшы гадәт формалаштырырга, максатларга ирешергә өйрәнергә, яңа дуслар табарга, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашырга мөмкин.
#әдәбимарафон проектында катнашу өчен иң элек Фондның сайтында кагыйдәләр белән танышып чыгарга, аннары рәсми төркемгә кереп, беркетелгән яңалыкта комментарийда "+" тамгасы куеп фамилиягезне, исемегезне һәм ничә яшь булуын язарга кирәк: https://vk.com/adabimarathon.
Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез! Иң актив китап укучы район һәм мәктәп аерым кубок белән бүләкләнәчәген дә әйтеп китәбез!