Татар теле буенча республикакүләм олимпиаданың беренче җиңүчеләре
22 Jan, 2020 Раил Гатауллин 2
Чыганак:
Рус телле укучылар арасында татар теле буенча республикакүләм олимпиадага йомгак ясалды. Олимпиадада республиканың 31 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 144 дүртенче- унберенче сыйныф укучысы катнашты, дип хәбәр итә итә ТР мәгариф һәм фән министры матбугат хезмәте.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип түбәндәге укучылар табылды:
- Кукмара 3 нче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Аблаева Карина,
- Кукмара 4 нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Байгельдина Валерия,
- Арча 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Мирзозода Зөлфираи,
- Арча 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Яковлева Ангелина,
- Арча 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лексин Даниил,
- Казан шәһәре М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Воробьева Ангелина,
- Кайбыч районы Е.Г. Тутаев исемендәге федераль урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Кабатьева Татьяна,
- Казан шәһәре 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Савканаев Василий,
- Нурлат районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Екатерина Краснова.
Татарстанда хәзерге вакытта мәктәп укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасының республика этабы уза. Укучылар 24 предмет буенча белемнәрен тикшерә.
Фикерләр
Рөстәм Ясәви
22 гыйнвар, 2020 - 17:27
Permalink
Яр Чаллы буенча билгеле
Яр Чаллы буенча билгеле түгелме әле?
Раил Гатауллин
22 гыйнвар, 2020 - 17:30
Permalink
Әлегә юк
Әлегә юк, билгеле булуга мәгълүмат табып урнаштырырга тырышырбыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин