«Әниемне ясыйм» бәйгесенә 200 дән артык эш кабул ителгән!
18 Feb, 2020 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе күптән түгел «Әниемне ясыйм» рәсемнәр бәйгесе башлануын игълан иткән иде.
Бәйгенең максаты – балаларны рухи яктан бай, социаль актив иҗади шәхес тәрбияләүдә ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен саклау.
Кыска гына вакыт арасында редакциягә 200 дән артык эш кабул ителгән. Бүгенге көндә конкурска килгән эшләр magarif-uku.ru сайтына эленгән һәм иң күп тавыш җыйган өч җиңүчене ачыклау бара.
Бәйгегә килгән эшләр белән танышу һәм тавыш бирү өчен http://magarif-uku.ru/tt/302134-2/ адресы буенча редакциянең рәсми сайтына рәхим итегез!