Укучылар өчен физик–математик олимпиада
Мәскәү физика–техник институтының Молекуляр һәм биологик физика факультеты югары сыйныф укучылары өчен олимпиада уздыра. Ярыш читтән торып узачак. Димәк, Интернетка чыгу мөмкинлегең бар икән, тәвәкәллә! Физика һәм математикадан 10шар сорау тәкъдим ителә. Алар арасында чагыштырмача җиңелләре (3 баллык), уйларга мәҗбүр итәрлекләре дә (7 баллы) бар.
Молекуляр һәм биологик физика факультеты олимпиаданы инде 11 тапкыр үткәрә икән. Ел да 100дән артык россияле физика һәм математика өлкәсендә булган белемнәрен сыный. Кызганыч, ләкин, әйтик, соңгы 6 ел эчендә Татарстан укучылары әлеге олимпиадада бик аз катнаша. Мисал өчен, 2003 елда Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән, 2004 – Чистай, 2006 – Казан, 2008 – Яр Чаллыдан катнашучылар була. Мөгаен, бу әлеге чарадан хәбәрдар булмаудандыр.
Олимпиада сорауларын беркетелгән файллардан яисә http://bio.fizteh.ru/abiturs/z_olimp/ сылтамасы буенча табып була. Әзер җавапларны 2009 елның 15нче февраленнән дә соңга калдырмыйча җибәрергә кирәк. Аларны гади хат рәвешендә дә (бандероль белән), электрон почта аша да җибәреп була. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.