2020 елда БДИны үткәрүнең яңартылган графигы
Россия Мәгариф министрлыгы, Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы булу сәбәпле, БДИның төп дулкынын 8 июньгә күчерүне исәпкә алып, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның яңа расписаниесе проектын әзерләде. Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзорның уртак боерыгы проекты норматив хокукый актларның федераль порталында басылып чыкты.
8 июньдә укучылар география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән имтиханнарын тапшырачаклар. 11 июньгә - рус теле, ә 15 енә математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру планлаштырылган.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына тарих һәм физиканы – 18 июньдә, җәмгыять белеме һәм химияне – 22 июньдә, чит телләр (инглиз, француз, алман, испан һәм кытай телләрен) - 25 июньдә тапшырырга кирәк булачак. Чит телләрнең «сөйләшү» бүлеген 26 һәм 29 июньдә тапшырырга туры киләчәк.
БДИ тапшыруның резерв көннәре 1-11 июльдә узачак, ә төп чорда имтихан тапшыра алмаучылар 22 сентябрьдә үз көчләрен яңадан сынап карый алачак.
Әлегә документ иҗтимагый фикер алышу стадиясендә.