Белем.ру порталын "тудырган" компания ребрендинг ясады!
Белем.ру дигәндә күпчелек кеше Belem.ru татар мәгарифе порталын күз алдына китерә. Чынбарлыкта әлеге портал Белем.ру компаниясе ясаган глобаль проектларның берсе генә. Инде 12 ел дәвамында Белем.ру компаниясе турында мәгълүматны әлеге порталдан алып була иде.
Үзизоляция вакытыннан файдаланып Белем.ру компаниясе ooo.belem.ru адресы буенча үзенең рәсми сайтын ясап бетереп килә. Якын арада сайт өч телдә - татар, рус, инглиз телләрендә эшләп китәчәк, дип планлаштырыла.
Белем.ру компаниясе яңалыклары белән танышып барырга хәзер аның рәсми сайтында (http://ooo.belem.ru), Инстаграмда (https://www.instagram.com/belem.ru/ (@belem.ru)) һәм ВКонтакте социаль челтәрендә (https://vk.com/ooo_belem_ru) була.
Сайт ясатырга, Инстаграм аккаунтны алып барырга, программа/кушымта булдырырга кебек заказларны хәзер компаниянең рәсми сайтында мөмкин!