Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән ТР Хөкүмәте грантларын алуга конкурс игълан ителде
Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар 2020 елның 12 маеннан 26 маена кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында кабул ителә.
Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә һәм учреждениеләренә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын гамәлгә кую турында» 2008 елның 21 ноябрендәге 826 номерлы карары нигезендә үткәрелә.
Катнашу өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният, сәнгать, кинематография учреждениеләре: театр-тамаша, концерт оешмалары, цирклар, музейлар, музей-тыюлыклар, күргәзмә заллары һәм картина галереялары, мәдәни-ял итү учреждениеләре, китапханәләр, балаларга мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәдәният өлкәсендә урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, кино учреждениеләре, башка мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре чакырыла.
Конкурста катнашу өчен гариза документлары электрон рәвештә (pdf форматында) 12 майдан 26 майга кадәр түбәндәге электрон почта адресы буенча кабул ителәчәк: irtimkrt@mail.ru.
Элемтә өчен телефон: (843) 264-75-14.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны, шулай ук документ формаларын түбәндәге сылтама буенча карап була: http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-2020.htm.