Әти-әниләргә "Скайп" буенча логопед һәм психологта бушлай консультация алу мөмкинлеге бар
Казанда «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге базасында эшләүче «Без бергә» консультатив үзәге үз-үзеңне изоляцияләү чорында дистанцион психологик-педагогик ярдәм күрсәтә.
"2020 ел ахырына кадәр „Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү“ федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында „Без бергә“ үзәге түләүсез психологик-педагогик, консультатив һәм методик ярдәм күрсәтә. Ата-аналарга балаларны укыту, үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтелә. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында консультацияләр дистанцион рәвештә үткәрелә", - ди «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Дарья Охотникова.
Кабул итүне телефон һәм видеоэлемтә аша психологлар, логопед, дефектолог, клиник психолог һәм методист-психолог алып бара.
Консультацияләргә +7(843)-563-35-16 телефоны аша алдан язылырга мөмкин. Охотникова сүзләренчә, мондый консультацияләр дистанцион белем алуга күчү чорында аеруча кирәк.