Кайбер мәктәпләрдә уку елы вакытыннан алда төгәлләнде
Россиянең кайбер төбәкләрендә башлангыч һәм урта мәктәп укучыларын каникулларга җибәрделәр. Алар өчен уку елы вакытыннан алда тәмамланды.
Узган атнада Россия Мәгариф министрлыгында мәктәпләрнең 1-8 сыйныф укучылары өчен уку елын вакытыннан алда тәмамларга мөмкинлеге булуы турында чыгыш ясадылар. Мондый карар, санитар-эпидемиологик хәлдән чыгып кабул ителергә мөмкин.
13 апрель көнне Хабаровск крае мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары каникулга китте. Ә 5-8 сыйныфлар уку елын 14 майда төгәлләячәк дип планлаштырыла.
Апрель ахырында тагын берничә төбәк шундый карар кабул итәргә мөмкин. Россиянең кайбер субъектларында әлегә сынлы сәнгать, физик культура һәм музыка, тормыш иминлеге нигезләре һәм технология кебек фәннәр буенча уку-укыту программасын тәмамлау белән генә чикләнергә булганнар.