Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуга багышланган тантаналар яңа форматта оештырылачак
26 апрель - безнең республика өчен истәлекле дата - бөек татар шагыйре, хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Туган тел көне. Быел татар шигърияте классигының тууына 134 ел тула.
Бу көнне һәркайда төрле мәдәни чаралар уздыру матур гадәткә әверелде. Быел килеп туган хәл дә вакыйганың әһәмиятлелеген киметми. Әмма объектив шартларны исәпкә алып, бәйрәм форматына үзгәреш кертеләчәк.
26 апрельдә 12:00 сәгатьтә «Татарстан - Яңа Гасыр»телеканалында бәйрәм фильм-концерты күрсәтелә. Концерт барышында 2020 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителәчәк.
Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан ел саен үткәрелә торган Шигърият бәйрәме быел үзенең масштабларын тагын да киңәйтә алачак. Социаль челтәрләрдә (Фейсбук, Вконтакте, Инстаграм) флешмоб оештырыла. Анда танылган шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, Габдулла Тукай биографиясен һәм иҗатын өйрәнүчеләр, шул исәптән күрше төбәкләрдән һәм чит илләрдән дә (Чувашия, Төркия, Әзербайҗан, Үзбәкстан һ.б.) катнашучылар бар. Бөек шагыйрьнең шигырьләре бу көнне төрле телләрдә яңгыраячак. 26 апрельдә нәкъ көн уртасында башланачак акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Моның өчен яраткан шигыреңне укырга һәм аны видеога яздырып, роликны үз аккаунтларыңда #Шигырьбәйрәме һәм #Тукайтуганкөн #Праздникпоэзиионлайн #ДеньрожденияТукая хештегы белән урнаштырырга кирәк
Моннан тыш, республиканың мәдәният оешмалары дә зур тематик онлайн-программа әзерли. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары үзләренең YouTube каналында һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларында Тукай шигырьләрен укыячак. Акция ахырында актерлар «Туган тел» җырын башкарачак.
Шигъри флешмоблар һәм марафоннар «Әкият» курчак театрының, Татарстан Республикасы Милли музееның һәм Г.Тукай әдәби музееның социаль челтәрләрендә дә старт ала.
"Татар китабы йорты" һәм Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры Инстаграмдагы рәсми аккаунтында тәнкыйтьчеләр, 2020 елгы Г. Тукай премиясе лауреатлары, хәзерге заман язучылары белән видеоконференция һәм фикер алышулар оештыра. Шулай ук Г. Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы буенча «Без белгән һәм белмәгән Тукай» онлайн-квестын үткәрү дә планлаштырылган.
Композитор Н.Җиһанов музееның YouTube-каналында һәм социаль челтәрләрендә «Нәҗип Җиһанов иҗатында Габдулла Тукай әсәрләре»программасы булачак.