Коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр арасында балаларның саны артуга аңлатма бирделәр
23 Apr, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Казан Кремлендә коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр арасында балаларның саны артуга аңлатма бирделәр. Узган тәүлектә Covid-19 инфекциясен 18 яшькә кадәрге 20 бала йоктырган булуы ачыкланган.
Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. "Тестлар саны арту статистика буенча үсеш бирә. Барлык балалар да ата-аналарыннан йоктырган, торышы яхшы», - ди ул.
Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 57 яңа очрагы теркәлгән. Коронавирус инфекциясе йоктырган 20 кешегә 18 яшь тулмаган, 14 кеше — 30-50 яшь аралыгында, 12 кеше — 50-60 яшьтә.