Читтән торып укучылар дистанцион рәвештә белем алырга мөмкин
Татарстанда 30 апрельдән соң коронавируска каршы көрәш чараларын озайтсалар, Казан (Идел буе) федераль университетында читтән торып укучылар җәйге сессияне онлайн режимда тапшырачак. Бу хакта югары уку йорты ректорының урынбасары Дмитрий Таюрский сөйләде.
«Әлеге чорны озайткан очракта, КФУ, барлык юнәлешләр һәм белгечлекләр буенча читтән торып укучылар өчен электрон мәгълүмат-белем бирү тирәлеген һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, зачет-имтихан сессияләре уздырырга әзер», - диде ул.
Университетта читтән торып белем бирү бүлегендә 39 юнәлеш буенча югары белем бирә торган 91 төп һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге белгечлекләр буенча барлыгы 4 885 студент белем ала, шуларның 551е чыгарылыш курсларында укый.
КФУда читтән торып укучы студентлар өчен җәйге зачет-имтихан сессиясен апрель ахырыннан июнь ахырына кадәр үткәрү планлаштырыла.