Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларының рәсми исемлеге игълан ителде
26 Apr, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары рәсми рәвештә игълан ителде. Лауреатлар исемлеген Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнгән 2020 ел лауреатлары:
- Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);
- Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);
- «Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина;
- Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен).
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы булу сәбәпле, лауреатлар игълан ителә торган бәйрәм форматы үзгәртелде. 26 апрельдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында бәйрәм фильм-концерты күрсәтелә.