Укытучы Елы көтелә
7 Nov, 2008 Сылу 0
2010 ел Укытучы Елы итеп игълан ителде. Бу турыда Федераль җыелыш алдында чыгыш ясаганда Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев хәбәр итте.
Президент сүзләренә караганда, укытучы һөнәре дәрәҗәсен күтәрер өчен дәүләт барысын да эшләячәк. Шул ук вакытта Дмитрий Медведев мөгаллимнәрнең укучыларга булган игътибары тагын да зуррак булырга тиешлеген дә ассызыклады.