Хатын-кызлар университеты ачыла
7 Nov, 2008 Сылу 0
Согуд Гарәбстанында ике елдан хатын-кызлар гына укыячак иң зур университет ачарга планлаштыралар. Булачак белем йортының мәйданы 8 миллион кв. метр җир биләячәк. Биредә 40 мең кешене укытырга мөмкинлек бар.
Университет принцесса Нора бен Габделрахман исемен йөртәчәк. Әлеге уку йорты җирлегендә шулай ук китапханә, конференц-үзәк, 15 академик факультет, лабораторияләр һәм 700 урынлык хастаханә дә урнашачак.
Университетта нанотехнологияләр, табигый фәннәр һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә тикшеренүләр алып бару да планга кертелгән.
Чыганак: www.5ballov.ru