Быел укытучыларның квалификациясен күтәрүгә 360 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк
2 May, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Быел педагогларның квалификациясен күтәрүгә федераль бюджеттан зур сумма юнәлдереләчәк.
«Мәгариф» милли проекты кысаларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган грант ярдәме белән быел укытучыларга ярдәм итү һәм аларның квалификациясен күтәрү өчен, төбәкләр 360 миллион сумнан артык акча алачак», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Өч югары уку йортында укытучыларга методик ярдәм күрсәтү үзәкләре ачылачак. Кайбер оешмаларда укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру һәм белем бирү сыйфатын үстерүнең нәтиҗәле программаларын эшләячәкләр һәм гамәлгә кертәчәкләр.
Шулай ук төбәкләрдә яшь укытучыларга ярдәм итү һәм остазлык системасын булдыру да күздә тотыла.