Россия мәгариф министры мәктәпләр 1 сентябрьдә ачылыр дип өметләнә
РФ Мәгариф министрлыгында 1 сентябрьдә мәктәпләр укучылар өчен үз ишекләрен ачар һәм традицион белем бирүгә әйләнеп кайтыр дип өметләнәләр. Мәгариф министры Сергей Кравцов «Диалог» программасы («Россия 24» телеканалы һәм Россия Хөкүмәте проекты) эфирында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
Министр анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ашыгыч психологик ярдәм үзәге башлыгы Юлия Шойгу белән бергә чыгыш ясады.
«Бездән күп кенә ата-аналар: „Укыту гел дистанцион форматта булачакмы?“ — дип сорый. Алай булмаячак», — дип искәртте Сергей Кравцов.
«Без беркайчан да традицион мәктәп һәм традицион дәресләрдән баш тартмаячакбыз. Эпидемиологик вәзгыять уңай якка үзгәрү белән, 1 сентябрьдән мәктәпләр янә үз ишекләрен ачар, укучылар парта артына утырыр дип өметләнәбез. Мәктәп укучыларының да, ата-аналарның да моңа ничек шатланачагын күз алдына китерәм», - ди ул.
Министр сүзләренчә, бүген күп кенә ата-аналар мәктәпнең кыйммәтен, укытучы хезмәтенең әһәмиятен аңлады. Шуның белән бергә, дистанцион дәресләр тәҗрибәсе сәламәтлеккә бәйле проблемалары булган, мәктәп бусагасын атлап керә алмаган балаларны укытуда кулланылырга мөмкин.