12 майдан укулар дистанцион режимда дәвам ителәчәкме?
6 May, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
12 майдан Татарстан укучылары укуларын дистанцион форматта дәвам итәчәк.
Ата-аналарның күп санлы мөрәҗәгатьләре булу сәбәпле, Татарастанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында әнә шул хакта хәбәр ителә.
1-8 сыйныф укучылары укуларын дистанцион форматта 23 майда, югары сыйныф укучылары - 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары уку елын 30 майда төгәлләр дип көтелә.