Кемнең БДИдан тест узасы килә?
БДИ һәм БРИның муниципаль координаторлары, гомуми урта белем бирү оешмаларының укытучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында яңа мәгълүмат эленгән.
2008–2009 уку елында Мәскәүнең “Тестлар уздыру федераль үзәге” гомуми урта белем бирү оешмаларының 11нче сыйныф укучылары өчен әзерлек тестларын узу буенча хезмәт тәкъдим итә. Максаты – рус теле, математика, физика, химия, биология, тарих, география, җәмгыять белеме, рус әдәбияты кебек фәннәрдән укучыларның казанышларын тикшерү.
Әлеге хезмәтне үтәүгә килешү төзер өчен түбәндәге телефонар буенча элемтәгә керү сорала: (495) 363-60-55, (499) 270-03-61, 270-03-69, 270-03-70. Ә тест уздыруны оештыру буенча “Мәгарифнең сыйфатын күзәтү республика үзәге”нә (БДИ бүлеге башлыгы Дейнекина Светлана Вячеславовна) мөрәҗәгать итәргә кирәк: (843) 525-48-55.