Соңгы кыңгырау бәйрәмен уздыру тәртибе эпидемиологик вәзгыятькә карап билгеләнәчәк
11 May, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Татарстан башкаласында чыгарылыш кичәләре һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме форматы эпидемиологик вәзгыятькә карап билгеләнәчәк. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
«Кызганыч, без әлегә бу чараларны тулысынча планлаштыра алмыйбыз, чөнки анда кешеләрнең күпләп җыелуы күз алдында тотыла. Без чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен ул мизгелләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйбыз, әмма шулай да балаларның сәламәтлеге мөһимрәк. Шуңа күрә аларны уздыру форматы эпидемиологик вазгыятьтән чыгып билгеләнәчәк», - диде Ризванов.