БДИ һәм БРИны уздыру өчен укыту семинарлары
15 Nov, 2008 Сылу 0
Агымдагы елның 24–28нче ноябрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе 2009 елда БДИ һәм БРИдан кертеләчәк яңа предметлар буенча укыту семинарлары оештыра.
Чарага Самара шәһәренең Мәгарифне күзәтү региональ үзәге вәкилләре дә чакырылган. Укытуда шулай ук рус әдәбияты, мәгълумати–коммуникацион технологияләр һәм информатика, география, чит телләр (инглиз, немец, француз) кебек имтихан комиссияләренең рәисләре, урынбасарлы һәм белгечләре катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.