Студентларга мәктәптә укытырга рөхсәт итәчәкләр
27 May, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Дәүләт Думасы студентларга мәктәпләрдә, факультативларда һәм балалар түгәрәкләрендә укытырга рөхсәт бирүче закон кабул итте. Шулай итеп, педагогик кадрларга кытлыкны тулыландырырга ниятлиләр.
Закон студентларга укуның икенче курсыннан соң түгәрәкләр һәм секцияләр алып барырга мөмкинлек бирәчәк. 27 майда Дәүләт Думасында кабул ителгән закон нигезендә, студентларга өченче курсны тәмамлап һәм аттестацияне уңышлы узганнан соң мәктәптә укытырга мөмкинлек булачак.
Мондый инициатива авыл мәктәпләрендә аеруча кискен күзәтелә торган педагогик кадрларга кытлыкны тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк. Кагыйдә буларак, зур шәһәрләрдән ерак булган мәктәпләрдә чит телләр һәм информатика укытучылары җитми.