Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча грантлар алу өчен гаризалар кабул ителә башлады
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча грантлар алу өчен конкурс оештырды.
Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендәге 794 номерлы карары белән расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Грантларга билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә үз эшчәнлеген башкаручы иҗтимагый оешмалар дәгъва итә ала.
2020 елда һәр биш грантның күләме 200 000 сум тәшкил итә.
Документлар 2020 елның 27 маеннан 5 июненә кадәр Казан ш., Кремль ур., 9 йорт, 225нче каб. адресы буенча кабул ителә.
Сканер аша чыгарылган документлар электрон почтага кабул ителә Ruzal.Karimov@tatar.ru
Конкурста катнашу турында мәгълүмат түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://mon.tatarstan.ru/rus/grantsocial.htm