Тагын бер федераль университет сафка баса
11 Nov, 2008 Сылу 0
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Архангельски өлкәсендә Төньяк федераль университетын булдыруга каршы түгел. Министрлыкның өлкә администрациясенә җибәрелгән шул эчтәлектәге хат моңа дәлил.
Шуны ассызыклап үтик, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсекно әлегә кадәр Төньяк федераль университетны нәкъ менә бу өлкәдә төзүгә шикләрен белдерә иде. Сәбәбе - регионда демографик хәлнең мактанырлык булмавы. Ләкин өч айдан соң Архангельски өлкәсе губернаторы университетны булдыру турындагы хат ала. Димәк, якын арада өлкә масштаблы проектны тормышка ашыру мәданына әвереләчәк.
Чыганак: http://window.edu.ru/