Җәйге каникулларда балалар өчен укырга кызыклы булган яңа китаплар/әсәрләр исемлеге дөнья күрде!
1 Jun, 2020 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татнетны үстерү фонды Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Татар китабы йорты" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналы тәкъдиме, Белем.ру компаниясе ярдәме белән 350 гә якын баланың һәм яшүсмернең XI #әдәбимарафон барышында укыган 1300 дән артык китап/әсәрен барлап чыкты һәм алар арасыннан иң популярларын киң катлам укучыга тәкъдим итте.
Җәйге каникулларда балалар өчен укырга кызыклы булган китаплар/әсәрләр исемлеге белән Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин.